Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле авылының «Жәмигъ» мәчетендә Корбан гаете рухи күтәренкелек белән үтте

Изге Корбан бәйрәме – һәр мөселман өчен иң мөһим һәм хөрмәтле гыйбадәт көннәренең берсе. Мулла Иле авылының «Жәмигъ» мәчете дә бу бөек көнне үз ишекләрен дин кардәшләренә киң ачты.

Таңнан ук мәчеткә кешеләр агылып килде. Бәйрәм намазында өлкәннәр дә, яшьләр дә, хәтта балалар да бик актив катнашты.

Җыелган халыкка мәчет имамы Корбан гаетенең мәгънәсе, Аллаһы каршындагы изгелек һәм корбан чалуның әһәмияте турында вәгазь сөйләде. Ул, чын иманлының корбаны – Аллаһы ризалыгы өчен чалына, ә аның өчтән бер өлеше, фәкыйрьләргә, ятимнәргә, мохтаҗларга таратылуы туганлык һәм мәрхәмәтлелекнең иң гүзәл үрнәге икәнен ассызыклады.

Намаздан соң бәйрәм чаралары дәвам итте. Корбан чалу өчен махсус урыннар әзерләнгән иде. Мөселманнар Аллаһы боерыгын үтәп, изге ният белән корбаннарын чалдылар. Чалган корбан ите өч өлешкә бүленде: бер өлеше гаиләдә калды, икенче өлеше туган-тумачаларга, өченчесе исә мохтаҗ кешеләргә тапшырылды.

Бәйрәм үзенең бердәмлеге, изге мөнәсәбәте, рухи югарылыгы белән оешкан төстә үтте. 

Мулла Иле авылыннан Рамил Садыйков бәйрәм мизгелләрен түбәндәгечә бәян итә:

«Корбан гаете мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә иман нуры, йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә тынычлык һәм сәламәтлек насыйп итсен. Изге догаларыбыз, чалган корбаннарыбыз кабул булсын!»

Бу изге бәйрәм барыбызга да нык иман, сабырлык, туганнарга карата мәхәббәт һәм бер-беребезгә ярдәм итү рухын өстәсен.

Корбан гаете мөбарәк булсын, хөрмәтле дин кардәшләребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев