Мулла Иле авылы мәдәният йортында түбәгә косметик ремонт ясадылар
Көзге-язгы чорда китапханәне һәм клубның башка берничә кабинетын су баса иде.
- Ул түбәдән аккан су тәңкәбезне корытты, дөресен әйткәндә, – дип сөйли Мулла Иле клуб мөдире Рәзинә Сәйфетдинова. – Шөкер, җитәкчеләребез безне ишетте һәм Норлат ТКХ җитәкчесе Ленар Садриев командасы берничә көндә түбәне эшләп тә бирделәр – рәхмәт сезгә, егетләр. Олуг рәхмәтемне район җитәкчесе Михаил Афанасьевка һәм “Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы” җитәкчесе Рамил Гобәйдуллинга белдерәм. Ин шә Аллаһ, хәзер инде язны куркмыйча, шөкер итеп каршы алырбыз.
Амин, шулай булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев