Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле авылы мәдәният йортында «Фантиктан чәчәкләр» дип аталган мастер-класс үткәрделәр

Кибет киштәләрендәге конфетлар күптөрлелеге, чуарлыгы, зәвыгы белән безнең игътибарны җәлеп итә.

Төрле төстәге фантикларның матурлыгы хәтта конфетларны кулга алып карау теләге дә тудыра. Кайчакта, чәй эчкәндә, бу матурлыкны ташларга кызганыч, дигән уйлар да килә башка. Ә конфет тышлары аппликация өчен менә дигән төсле кәгазь кисәкләре була ала бит! Менә шулай фантикларны иҗади эшчәнлек өчен материал буларак куллануның яңа идеяләре туа да инде.

Мулла Иле авылы мәдәният йортында без «Фантиктан чәчәкләр» дип аталган мастер-класс үткәрдек.

Яшүсмерләр конфет кәгазьләреннән чәчәкләр ясады һәм аларны каен ботагына җыеп букет әзерләде. Балалар үз  эшләреннән канәгать калды һәм уңай хис-кичерешләр алды.

Фантиклардан үз кулларың белән эшләнмәләр ясау бер дә катлаулы түгел, киресенчә мавыктыргыч һәм кызыклы булды!

Рәзинә Сәйфетдинова, Мулла Иле мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев