Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре Яшел Үзән районы тарихи урыннарын зиярат итте

Казан шәһәренең «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе кичке бүлеге бер төркем шәкертләре җәйге ялларының бер көнен Яшел Үзән районы тарихи урыннарын зиярат итүгә багышлады.

Сәфәр юллары районның 4 авылыннан гыйбарәт иде: Кече Шырдан, Олы Ачасыр, Мулла Иле һәм Акъегет. Билгеле ки, беренче 2 авыл белән кызыксыну сәбәбе – мөхтәрәм галимебез Каюм Насыйри белән бәйле булуы. Кече Шырдан җирлегендә кунакларны даһи исеме йөртә торган музей-китапханә мөдире Гүзәл Минһаҗева каршы алды. Ул төзекләндерелгән мәчет, китапханә белән таныштырып, шәкертләрне авыл тарихына чумдырды. Соңыннан барысы Каюм Насыйри истәлек ташына барып, авылның Сабан туе мәйданын һәм чишмәсен күрде.

Олы Ачасырда Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы экспозиция­ләре белән таныштыруны укытучы Марат Гатия­туллин үткәрде. Авыл мәхәлләсе тарихы һәм яшәеше хакында, мәчеттә каршы алып, имам-хатыйб Равил хәзрәт Кадыйров сөйләде.

Өйлә намазына кунак­лар Мулла Иле мәчетенә җитеште. Гыйбадәт кылгач, авылның 2 имамы җитәкчелегендә кунаклар табынга узып, төшке ашка кереште. Алга таба кунак­лар өчен эчтәлекле экскурсияне Мулла Иле авылы җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев һәм Яшел Үзәннең 16нчы мәктәбе директоры Рөстәм Сәйфетдинов алып барды. Тарихи мәчет, мәдәният йорты, зиратның борынгы каберләре шәкертләргә тәкъдим ителде.

Сәфәрнең соңгы урыны – Акъегет авылы. Иң әүвәл мәдрәсә укучылары авыл мәктәбендә урнашкан музейлар белән танышты, мәктәп директоры Ләйлә Гаязиева кунакларны каршы алучылардан булды.

Мәчетнең тарихи бинасында имам-хатыйбы Фиргать хәзрәт Биктаһиров авылның үз вакытында әһәмиятле мөселман белем бирү үзәге булуын ассызыклады: биредә Акъегетнең эре сәүдәгәре Заһидулла Шәфигуллин тоткан һәм тәэмин иткән кызлар һәм егетләр мәдрәсәсе эш иткән. Икенде намазын башкаргач, кунаклар Заһидулла хәзрәтнең каберен дә зиярат итеп, рухына дога кылды.

Төркем старостасы Тимерхан Шәйхетдинов сүзләренчә, шәкертләр өчен андый сәфәр беренче түгел. Каникуллар выкытында мондый сәфәрләр өчен Татарстанда ислам тарихы күзлегеннән әһәмиятле урыннар сайлана. Мәсәлән, үткән экскурсия Шиһабетдин Мәрҗани һәм Габдулла Тукай авыллары буенча узган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев