Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мондый хисне, күп дигәндә өченче тапкыр кичерәмдер үз гомеремдә

Беренчесе, изге Болгар җиренә белем алырга баргач.

Икенчесе, Актанышта, Әнәккә "Бабайга кунакка" килгәч... Һәм менә тагын шул ук кичерешләр...⁣⁣⠀
Машинадан төшеп җиргә басуга аяк табаныннан баш түбәңә таба ток менгән кебек. Әмма, бернинди авырту, бернинди курку юк. Киресенчә, күкрәк тутырып сулыйсы, умыртка баганаңның һәр буынын тоеп тураясы һәм белгән догаларыңны укып кызу-кызу теләк телисе килә!...⁣⁣⠀
⠀Менә нинди икән син Шырдан җире! Каюм Насыйрига шулкадәр зирәклек, зыялылык, тырышлык менә каян сеңгән икән!...⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Каюм коесының суын эчтем,⁣⁣⠀
А кылым белән тоеп тирәнлеген...⁣⁣⠀
Юкка гына түгел, аңладым мин⁣⁣⠀
М онда бүген нигә килгәнлегем!...⁣⁣⠀
⠀ Нигезеңдә басып торган чакта⁣⁣⠀
⠀ Абайладым кыйбла уртаклыгын.⁣⁣⠀
⠀ С инең юлны маяк итү кирәк!!!⁣⁣⠀
⠀ Ышан, булачакмын йөз аклыгың!⁣⁣⠀
⠀ Йокы керми рухи хәтер барлап...⁣⁣⠀
⠀ Рәхмәт сиңа, мәгърифәтче якташ!!!⁣⁣⠀
⠀ Иңнәремдә янә канат тойдым,⁣⁣⠀
Синең нигезеңдә булып кайткач!..⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Чыганак: РизәләИсмәгыйлева⁣ның Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев