Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Михаил Афанасьев Идел буе зонасын йөреп чыкты

Аерым алганда, муниципалитет башлыгы социаль-мәдәни объектларны карады һәм кышка азык әзерләү эшләренең барышы белән танышты.

Олы Ачасырда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясала. Биредә түбә һәм тәрәзәләр тулысынча алыштырылган, идәнне җәю буенча эшләр башкарылган. Стеналар штукатурланган, вентиляция, электр үткәрелә, периметр буенча отмосткалар салына. Запас чыгу урыннары яңартылган, фойеда, тамаша залында, хуҗалык бүлмәсендә стеналар тышлана, бинаның подвалында ремонт эшләре дәвам итә. Төзекләндерүне елның ноябрендә тәмамлау планлаштырыла.

Норлат участок хастаханәсендә капиталь ремонт кысаларында стационарда түбә һәм электр энергиясе алыштырылды, җылыту монтажлана, палаталарда стеналар штукатурлана һәм буяла.

Акъегет авыл мәдәният йортын төзү буенча әзерлек эшләре бара. 1979 елда төзелгән иске бинаны тулысынча сүтеп, җирле халык өчен абсолют яңа иҗтимагый киңлек булдыру турында карар кабул ителә. Хәзер иске бинаны сүтү эшләре бара, яңа мәдәният йортының проект документациясе әзер.

Кышка азык әзерләү буенча эшләр тулы күләмдә бара, 15,5 мең тонна азык әзерләнгән, шуларның 1750 тоннасы сенаж. Эшләр җәй ахырына кадәр барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев