Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Милләтләр дуслыгын ныгытып

Олы Яке мәдәният йортының «Өммегөлсем» ансамбле егетләре һәм кызларының җир җимертеп эшли, күңел булганчы ял итүләре турында яхшы беләбез.

Алар һәрнәрсәгә вакыт таба һәм гел эзләнүдә. Максатлары – тирә-күршедә яшәүче ут-күршеләребез белән дә дус-тату яшәү, тәҗрибә уртаклашу, телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклау.
Шушы көннәрдә Олы Яке мәдәният йортының иҗат коллективы Мари Эл республикасының Волжск районы Карай авылында кунакта булды.
– «Өммегөлсем» ансамбле кызларының гастрольләре дәвам итә. Күршеләребездә Авыл көне бәйрәмендә катнаштык. Җәйге ялымда булсам да, чакыргач бармый калу ярамас дип, шатланып юлга чыктык. Чөнки алар үзләре дә безнең бәйрәмгә килеп матур биюләрен башкарды, кыз озату йоласын күрсәтте. Бәйрәмнәр ул күп халык катнашында уза. Уртак рухи бәйләнеш булган очракта гына бәйрәм төсе барлыкка килә. Гомергә шулай берләшеп, ярдәмләшеп, аңлашып, милләтләр дуслыгын ныгытып, аңлашып яшәргә язсын иде, – дип сөйли Олы Яке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
Менә шулай, халкыбызның үзара мөнәсәбәте һәм милләтара килешеп яши белүләре горурландыра. Афәрин, сезгә кызлар-егетләр! Яшьләр арасында толерантлык, ихтирам һәм хөрмәт хисләрен тәрбияләүдә зур эш башкарасыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев