Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Менә кайда ул чын татар рухы, моңы, саф татар теле дип, сокланып карады әлеге чараны һәр кеше

Җырга-моңга, нәфис сүзгә, биюгә оста, чын талант ияләре яши икән Карагужада.

Сокланып та, яратып та, горурланып һәм мактап та туярлык түгел сезне, дуслар!

«Сагындырды авылымнын жырлы киче» дип исемләнгән концерт һәркемнең күңел түрендә озак сакланыр. Карагуҗа авылы мәдәният йортының яна директоры Миләүшә Минһаҗева оештырган беренче зур чара искиткеч дәрәҗәдә узды.

Җырчы Ләйсән Сөнәгатова,Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючеләре, күрше Юртыш авылыннан Гөлнур ханым һәм аның биюче кызлары да ямь өстенә ямь булды.

ТРның Сумо Спорт Федерациясе президенты,тумышы белән Карагужа егете Фәрит Шәйхетдинов авылдашларының иҗатын югары бәяләп мактау һәм рәхмәт сүзләрен житкерде. Миләүшә Минһаҗевага һәм авыл үзешчәннәренә уңышлар теләп истәлекле бүләкләр тапшырды.

-Без дә сезгә иҗат уңышлары, яңа идеяләр, саулык-бәхет телибез. Гел шулай җырлап-гөрләп, һәр туган көнгә куанып, яшәгез, карагужалылар! Афәрин! Нинди талант, көч, энергия, ихласлык, гадилек, яктылык сездә! Карагужа авылы халык артистлары - соклангыч Дания апа, Әлфинур апаларга,гармунчы егетләргә, күрше Яке авылыннан ат жигеп, бизәп килгән Фәрит әфәндегә тагын бер кат аерым афәрин, - дип теләкләрен җиткерә авыл халкы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев