Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мамадыш-Әкил башлыгы Фәнис Мирхатуллин хәрбиләргә булышкан өчен бүләкләнде

Бердәмлек белән — җиңүгә!

Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итү — һәрберебезнең изге бурычы. Авыл халкының бердәмлеге, ярдәмчеллеге һәм йөрәк җылысы бүген аеруча зур әһәмияткә ия.

Шушы зур һәм саваплы эштә актив катнашканнары өчен Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхатуллинга һәм Татар Танае тулы урта белем бирү мәктәбе директоры Венера Гариповага рәхмәт йөзеннән «Рәхмәт хаты» тапшырылды.

Әлеге бүләкләү махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга даими ярдәм күрсәтүләре, гуманитар йөк җыюда, кирәкле әйберләр әзерләүдә зур өлеш кертүләре өчен бирелде. Бу игелекле эштә авыл халкының һәрберсенең өлеше бар.

— Тамчыдан күл җыела, хөрмәтле Татар Танае, Мамадыш-Әкил, Панау авылы халкы! Сезгә әлеге зур эштә ярдәм итүегез, бердәм булып торуыгыз өчен чын күңелемнән зур рәхмәтләремне җиткерәм. Бергә булсак, җиңү көне дә ерак булмас, — дип белдерде җирлек башлыгы Фәнис Мирхатуллин.

Чыннан да, бердәмлек — көч, ә ярдәм — җиңүгә илтүче юл. Авылдашларның һәрбер изге гамәле фронттагы егетләргә көч һәм ышаныч бирә.

Күңел җылысын, ярдәм кулын сузган һәркемгә зур рәхмәт! Бердәмлегебез һәм игелекле эшләребез көч бирсен, изге теләкләребез якташларыбызга барып ирешсен. Егетләребез исән-сау, Җиңү белән туган якларыбызга әйләнеп кайтсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев