Малларга хөкүмәт ярдәмен ничек алырга? Укучыларыбыз соравына ачыклык кертәбез
Сыерга субсидия алу буенча кемгә мөрәҗәгать итәргә икән? Документларны кая һәм кайчан бирәсе? Чувашия якларыннан сыерга печән алабыз. Ул накладной язып бирми бит инде. Берни белмибез, аңлатып язсагыз иде. Акъегет авыл җирлегеннән газета укучыгыз.
1 гыйнвардан шәхси хуҗалыкларга субсидия бирү тәртибе үзгәрде. Акча алу өчен түбәндәге документлар кирәк:
- шәхси ярдәмче хуҗалык җир кишәрлеген арендага алган очракта – аренда килешүе;
- ветеринария хезмәте күрсәтү турында килешү;
- чыгымнарны күрсәткән, азык өчен түләнгән чеклар;
- шәхси хуҗалык башлыгының паспорты;
- бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан милек хокукындагы һәм яисә башка хокуктагы шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир кишәрлеге булуын раслый торган документ;
- шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу буенча электрон хуҗалык кенәгәсеннән 1 гыйнварга кадәр бер яшьтән зуррак булган савым сыерлары, кәҗәләр санын раслый торган язу.
– Шәхси хуҗалыклар (ЛПХ) авыл җирлегенә яки районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итә ала. Гаризалар «Минем субсидияләр» системасы аша кабул ителә. ЛПХлар исә йә үзләре, йә авыл җирлеге секретаре аша гариза бирә. Субсидия алу буенча сорауларыгыз булса, 5-72-37 номерына шалтырата аласыз, – диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Лилия Баһаветдинова.
Авылларда субсидия алу буенча проблема бармы икән, газета укучыларыбыздан белештек:
Фәния Хисаметдинова, Күгәй авыл җирлеге башлыгы:
– Бездә субсидия алырга теләүчеләр авыл җирлегенә мөрәҗәгать итте. Тик быел бер шарт бар: алар печән, салам яки икмәк сатып алганлыкны раслаучы 6500 сумга накладной алып килергә тиеш. Барлык документларын сканерлап, программага керттек. Бу эшне дәүләт хезмәтләре порталы аша үзләре дә башкара ала.
Рузилә Хафизова, Бакырчы:
– Бер сыерыбыз бар, элек субсидия ала идек, быел артыннан йөрмәгән, файдасы бармы икән соң дип тә уйлыйбыз.
Дамирә Сәйфетдинова, Олы Яке авыл җирлеге сәркатибе:
– Сыер асраучыларга бирелә торган субсидиянең беренче этабы 7 июльдә ябылды. Икенчесенең ачылганын көтәбез, әлегә документларны җыям. Беренче этапта безнең җирлектән 10 кеше документларын тапшырды. «Минем субсидияләр» программасы аша эшлибез. Күпләр бу эшне үзләре башкара алмый, шуңа да без халыкка ярдәм итәбез. Мал азыгы сатып алу турында чеклар алып киләләр, аннан башка документларны системага кертә алмас идек. Чебешләргә субсидия алу буенча мөрәҗәгать итүчеләр юк. Шунысы гына кызганыч, мөгезле эре терлек асраучылар саны җирлегебездә кими.
Фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев