Акъегет авылында Ленинград блокадасы корбаннарын искә алдылар
Тыныч тормыш бүләк иткән фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, Ленинград блокадасында яшәүчеләр турында хәтер мәңгегә йөрәкләребездә калсын.
8 сентябрь - Ленинград блокадасы корбаннарын искә алу көне.
Ленинград блокадасы – Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале вакыйгаларының берсе. 83 ел элек, 1941 елның 8 сентябрендә Ленинград шәһәре тирәсендә дошман боҗрасы ябыла. Ленинградлылар 872 куркыныч көн һәм төн үткәрә.
Гитлер гаскарләре Ленинградны җир йөзеннән тулысынча бетерергә, анда яшәүчеләрне юкка чыгарырга ниятли. Ләкин дошман үзенең ниятләрен тормышка ашыра алмый. Сугышчылар, халкыбызның тиңсез батырлыгы, аларның җиңүгә ышанулары аркасында дошман туктатыла. Какшамас сынаулар: ачлык, даими бомбалар төшү, авыр сынаулар ленинградчыларны сындырмый, шәһәр яшәвен дәвам итә.
Тыныч тормыш бүләк иткән фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, Ленинград блокадасында яшәүчеләр турында хәтер мәңгегә йөрәкләребездә калсын. Акъегет авылында, без – мәдәният хезмәткәрләре, авыл кешеләре, балалар Ленинград блокадасы корбаннарын искә алу көне уңаеннан һәйкәлләр янында чәчәкләр куйдык һәм туган җирләрен азат итү өчен гомерләрен биргән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдык.
Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев