«Ә бездә Яңа ел» бәйгесенә Норлат авылыннан Волковлар гаиләсе кушылды
Декабрь ныклы адымнары белән алга атлаган саен, яңа ел якынлашуы үзен ныграк сиздерә.
Балалары булган әти-әниләр инде күптән бәйрәм мәшәкатенә чумды. Өй түрендә чыршы балкый, тәрәзәләрдә гирлянда утлары яна. Ә балалар бакчасына йөрүчеләр һәм мәктәптә укучылар кул эшләнмәләре ясап мәш килә.
«Ә бездә Яңа ел» бәйгесенә Норлат авылыннан Волковлар гаиләсе килеп кушылды. Мәктәптә бәйрәм уңаеннан игълан ителгән конкурска 2нче сыйныфта укучы уллары Артем белән нинди матурлык тудырганнар бит, ә! Бу күренешкә озаграк караган саен балачакка кайткан сыман буласың. Афәрин!
Дуслар, менә шулай, Яңа ел кәефен үзебез тудырабыз. Бәйрәмне ничек каршы алырга әзерләнәсез? Һәммәгезнең кулында телефон, видеоларны безгә юллагыз, бәйгебездә катнашыгыз.Ә җиңүчене Кыш бабайның серле бүләге көтә.
#ӘбездәЯңаЕл
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев