Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

күңелемдәгесенәйтәм

Норлат авылы башында ук урнашкан чүп контейнерлары торышы турында газетагызда бер генә тапкыр язмадыгыз инде.

 Бу юлы авылга кайтканда мин дә карап уздым әле. Хәер, әллә кайдан күренеп тора икән ул. Тимер савытлар янында бәрәңге сабагы берничә метрга җәелгән, өелеп үк тора.

 Бик «матур» күренеш, җәмәгать! Бөтен авыл халкы бәрәңге сабагын шулай чүп контейнерларына гына чыгарып ташласа, тирә-юнебез нинди хәлгә әверелер икән?! Чынлап та, кайберәүләрдә оят дигән хис бөтенләй юк. Икенче икмәк булган бәрәңгене авылда гомер-гомергә үстерәбез бит инде, юк итү җаен таба идек. Шуның кадәр культурныйга әйләндек инде хәзер, бәрәңге сабына кадәр чүп савытына ташлый башладык.

 Анда каты көнкүреш калдыкларын гына салырга яраганлыгын күпме әйтергә була икән ул!

 

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев