Күгештә «Бер йотым бәла» дигән чара үткәргәннәр
Күгеш авылында Мәдәният йорты белән берлектә яшьләр өчен Бөтенроссия аеклык көненә багышланган «Глоток беды» («Бер йотым бәла») чарасы оештырганнар.
Әлеге чарада кешенең сәламәтлеге өчен алкогольнең зыяны, аның организмга һәм кеше психикасына нинди йогынты ясавы турында фикер алышканнар. Яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнергә өндәгәннәр.
11 сентябрьдә ел саен Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә, ул җәмгыятькә кеше өчен сәламәтлекнең нинди дәрәҗәдә мөһим булуын искә төшерә. Аек булу көнен уздыруның төп максаты – җәмәгатьчелекне алкоголь куллануга каршы көрәшкә чакыру. Спиртлы эчемлекләр кулланудан баш тартып кына, милләтебез сәламәт һәм көчле булачак. Аек кеше генә уңышлы, бәхетле була һәм нык гаилә төзи ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев