Күгеш авылында балалар бакчасы сабыйларын һәм мәктәп укучыларын, авылдашлары Радик Хәсәнов, Яңа ел бәйрәмендә бүләкләр өләшеп сөендерә
#әйтәмәле
Элеккеге кебек Яңа ел бәйрәмнәрендә балаларга бүләк бирүче колхозлар да, совхозлар да, ни кызганыч, юк хәзер
Тик безнең Күгеш авылында балалар бакчасы сабыйларын һәм мәктәп укучыларын инде менә ничә ел рәттән авылдашыбыз Радик Хәсәнов бүләкләр өләшеп сөендерә. Ул да бит инде зур җитәкче дә, иганәче дә түгел. Тик авылыбыз балаларын шатландырырга хәләл көче белән мөмкинлек таба.
Без – әти-әниләр, мәктәп коллективы чын күңелдән аңа игелекле гамәле өчен рәхмәтле. Кылган изгелеге үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев