Күгәй мәдәният йортында «Татар кызы» бәйгесен уздырганнар
Каникул көннәрендә Күгәй мәдәният йортында аеруча җанлылык сизелде. Укучылар өчен төрледән-төрле, кызыклы вә файдалы чаралар уздырдык.
Каникулның беренче көннәрендә «Тылсымлы куллар» түгәрәгенә йөрүче апалар белән балалар окоп шәмнәре ясады. Бу мәрхәмәтле, мөһим эшкә үсеп килүче буын актив кушылды һәм махсус хәрби операциягә үзләреннән дә өлеш кертүләренә горурлык хисләре кичерде. Ә без балаларыбызны патриотик рухта тәрбияләүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйбыз.
1 ноябрьдә 1-9нчы сыйныфлар арасында «Татар кызы» бәйгесе булып узды. Кызлар үзләре белән таныштырды. «Әбием сандыгы» дигән бәйгедә татар халкының милли киемнәре – бала итәкле күлмәк, чигүле читекләр, камзуллар, чүәкләр, бизәкле алъяпкычлар, калфаклар турында сөйләп үтте. Конкурсантлар әниләре пешергән милли ризыкларны тәкъдим итте, үзләренең сәнгатькә осталыкларын күрсәтте, гореф-гадәтләр, йолалар турында соруларга югалып калмыйча җавап бирде.
Бу кичә күңел ачу чарасы гына түгел, ә аның максаты – халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, динебезне, телебезне саклап калу. Алга таба да шушы юнәлештә эшләү төп бурычларыбызның берсе.
Рәмзия Заһидуллина,
Күгәй мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев