Күгәй мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен саф һавада «Күңелле ярышлар» оештырган
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәй мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен саф һавада «Күңелле ярышлар» оештырган

Егетләребез — чын батырлар!

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Күгәй мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен саф һавада «Күңелле ярышлар» оештырган.

Егетләр сынатмады:
Мавыктыргыч уеннарда көч сынаштылар;
Ялкынлы эстафеталарда тизлекләрен күрсәттеләр;
Зирәклек һәм җитезлектә бер-берсеннән калышмадылар!

Бу көн яшүсмерләр өчен онытылмаслык якты тәэсирләр һәм дәррт өстәде. Афәрин, егетләр! Чын сакчылар үсә!

Чыганак: Кугәй мәдәният йорты Вк төркеме


Нет комментариев