Белем бәйрәме һәркем өчен дулкынландыргыч көн.
Аеруча тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче беренче сыйныф укучылары өчен. Күгәй мәктәбенә быел беренче сыйныфка ике бала укырга керде.
- Депутатыбыз Айдар Кашапов мәктәпкә баручы ике кызыбызга букча һәм канцелярия кирәк-яраклары бүләк итте. Без чын күңелебездән аңа рәхмәтле. Балаларыбыз исән-сау булып, уңышлы укысыннар. Яхшы билгеләр генә алсыннар, әти-әниләрен сөендереп кенә торсыннар, - дип сөйли Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова.
Нет комментариев