К.Насыйри ис. архитектура-этнография комплексында Әниләр көненә багышланган мастер-класс узды
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне бәйрәм ителәчәк.
Әни - безне үз йөрәк астында йөртеп, якты дөньяга аваз салган көннән башлап кайгыртучы, олы тормышка аяк баскач, үзенең киңәшләрен бирүче, безнең өчен һәрвакыт догада булучы иң якын һәм изге кеше.
Шуңа күрә сөекле әнкәйләргә карата, Әни исемен горур йөртүче хатын-кызларга карата хөрмәт һәм мәрхәмәт күрсәтик.
Олы бүләкләребезне, җылы сүзләребезне кызганмыйк.
Өйләребез һәрвакыт әнкәйләребезнең якты елмаюлары белән ямьләнеп торсын.
Әниләр исән булганда, ничә яшьтә булуга карамастан, без һәрвакыт бала булып калабыз.
- Әниләр бәйрәменә багышланган мастер-класста балалар иң якын яраткан кешеләре өчен котлау открыткалары ясадылар һәм аларга матур котлау сузләрен яздылар. Үз кулларың белән ясаган бүләктән дә кыммәтрәк бүләк бар микән, – дип сөйли архитектура-этнография комплексының директоры Рәзинә Гатиятуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев