Клуб хезмәткәрләрен гел әрләп тормагыз
#әйтәмәле
Хәерле көннәр, кызлар! Сезгә шалтыратуымның сәбәбе, авыл мәдәният йортларын гел яманлап кына торалар, мин киресенчә, мактап, рәхмәт әйтергә телим. Җәй көне бөтен бала-чага авылга әби-бабасы янына кайта. Шулай булмый ни, шәһәрдә дүрт стена арасында бикләнеп ятмаслар бит инде. Менә шул балаларны ярты көн генә булса да телефоннарыннан арындырып тору өчен, клубларда көн аралаш төрле чаралар уздыралар. Рәхәтләнеп уйнап, тәм-томнар күтәреп, күңелләре булып кайтып керәләр балакайлар.
Рәхмәт, сезгә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, балаларның күңелләрен күргән өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев