Күлбашны да су баса
“Тамчылар тамар чаклар, ташулар агар чаклар”, - дип җырларда гына җырлыйсы ансат ла ул. Быелгы ташу күп кенә хуҗалыкларны сынады.
Районыбызның Күлбаш авылы тау астында урнашкан. Тирә-юньдә елгалар булмаса да, ел да авылга басудагы кар сулары агып төшеп, хуҗалыктагы каралты-курага, бакчага зыян сала.
-Сарайларыбыз, бакча, идән асты, баз суда утыра. Әле күл буенда яшәүче әбинең ишегалдына да кергән иде су. Кайчан китер дә, кайчан кибәр бакчаларыбыз, - дип уфтана күлбашлылар.
Менә авылның ничек урнашуына да карый икән бит. Аллаһ кына сакласын инде, язгы ташулар хуҗалыкларны борчымый гына, үз юлын табып, аксын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев