Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында һәм татарның зыялы шәхесләрен өйрәнү максаты белән шәһәребезнең 26нчы номерлы татар милли китапханәсендә халкыбызның яраткан драматургы Кәрим Тинчуринның (1887-1938) 135 еллык юбилеена багышланган әдәби кичәдә Яшел Үзән мәдрәсәсендә укучы ханымнар белән кунакта булдык.
Китапханә мөдире Юлия Борһанова Кәрим Тинчуринның тормышы, иҗаты белән таныштырды. Аның чыгышы видео-музыкаль язмалар белән үрелеп барды. Китапханәче Гөлнара Билалова якташыбыз, Бакырчы авылында туып үскән язучы Юныс Сафиуллинның китапларын тәкъдим итте.
Кичәнең икенче өлешендә халкыбызның милли бизәкләрен кулланып, мастер-класс оештырдык. Соңыннан түгәрәк өстәл артында тәм-том белән чәй эчтек, уздырылган чара буенча фикер уртаклаштык. Кичә иҗади һәм күңелле булды, барыбыз да аралашудан рухи канәгатьләнү алдык. Китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтләр әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп, таралыштык.
Нет комментариев