Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Китапханәче - иҗади һөнәр

Китапханә – серләр дөньясы, рухи мирасны саклап, ул аны буыннан-буынга тапшыра, белемне һәм фикерләүне формалаштыру башында тора.

Шулай ук бу – күп мәгълүмат, тарихи белем тупланган бина, мәгърифәт чыганагы. Кыйммәтле багаж белән тулы киштәләр китапханәдә генә була. Ә мондый байлыкка ия кеше, иң гуманлы һөнәр вәкиледер.

Яшел Үзән районы Зур Карауҗа авылы китапханәчесе Эльза Рәфыйк кызы да шундый һөнәр иясе. 2013 елдан алып мәдәният үзәгендә дөрләп яна ул. Баштарак мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләсә, хәзер инде шул мәдәният йортында урнашкан 10 меңгә якын фонды булган китапханәне җитәкли. Китапханә диешкә күз алдына онытылып китап укучы килеп басса да, хәзерге заман таләпләре буенча ул башка бик күп вазыйфаларны да башкара. Ләкин нәрсә генә эшләсә дә, барысы да китап битләре аша укучы күңеленә килеп иңә. Хәзерге заман авыл китапханәчесе бәйрәмнәр оештырырга да, җырларга да, биергә дә тиеш! Карауҗа авылы китапханәчесе бу эшләрнең барысына да оста. Мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Марсель кызы белән иңгә-иң куеп иҗади тандемнарына ныклы нигез салып эшләп килә алар. Ә китапханә диварлары артында шау–гөр килеп зур эшләр башкарыла. Анда балалар бакчасы вәкилләреннән башлап, ак яулыклы әбиләрне дә күрергә мөмкин.

Балалар белән очрашулар күбрәк уен формасында үтә, чөнки китап дөньсына аларны шулай тарту отышлырак. Ә инде яшүсмерләрне Пушкин картасы кысаларында төрле квестлар, интерактив уеннар аша китапханәгә җәлеп итәләр. Инде менә ничә еллар дәвамында Карауҗа авылы китапханәсендә өлкән буын өчен “Чишмә” дип аталган шигырь сөючеләр оешмасы да эшләп килә. Бу оешмага озак еллар китапханәдә эшләгән Дания Ганни кызы нигез салып, аны Эльза кулына ышанып тапшыра, ә инде ул үз чиратында “Чишмә”не саектырмыйча, матур гына эшләп килә.

Оешмага җыелган апалар яраткан шагыйрьләренең иҗаты, тормыш юлы белән танышып, кызыклы кичәләр үткәрәләр. Менә шулай күңелле генә яшәп килә Карауҗа авылы китапханәсе.

Буш вакытларында актив кызлар белән җыелып төрле конкурс, фестивалләрдә дә катнаша китапханә җитәкчесе. Әле менә күптән түгел генә Арча районында узган “Сөлгеле капка” фестивалендә “Оекбаш” биюен биеп кайткан алар. Шулай, тырышып эшләп, дус-тату булганда гына эшләүләре рәхәт тә, нәтиҗәле дә!

Светлана Баязитова-Ульданова

Фото: авторныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев