Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кешелекле булу – иң кирәкле сыйфат туфрагыннан (редакциягә килгән хат)

Кеше тыйнак икән, ул юаш, беркатлы дип бәя бирәләр. Тыйнаклык, оялу ул – тәрбиялелек билгесе. Иң башта Аллаһтан оялырга, куркырга кирәк. Оялмый икән кеше, теләсә нишли.

Фото: ясалма интеллект

Хөрмәтле редакция! Мин тагын үземне борчыган тема турында язмакчы булам. Безне әти-әниләр үзләре үрнәгендә тәрбияләде. Югары уку йортларын тәмамламасалар да, һәрчак кешелекле, бар яктан үрнәк булдылар. Беркемгә ялагайланмадылар, куштанланмадылар, алларына карап, һаман хезмәт итүдә булдылар. Кеше сөйләмәделәр, беркемнән гаеп тапмадылар, аларның бәхетенә социаль челтәрләр дә юк иде, кешегә агу чәчеп, гөнаһ җыймадылар, шөкер. Урыннары җәннәттә булсын, әәмиин.

Интернетка керсәң, шак катасың: кешеләр бер-берсеннән гаеп эзли, тарткалаша. Килен-каенаналар нидер бүлешә, бер-берсен яманлый... Мин газетага язгалагач, миңа да эләгә. 

Мин беркайчан да кияүләр-киленемә начар сүз әйтмим: кайтуларын көтеп алам, булдыра алганча кунак итәм, чакырсалар, алар белән аралашып, төрле шәһәрләрдә йөреп, ял итеп кайтам. Әйе,  мин әнием шикелле, үземнекеләрне яратып, аларга пар булган башка кеше балаларына хөрмәт белән карыйм, хуплыйм, яратам, шундый идеаль кеше мин. Булдыра алганча хәердога кылам, үземнекеләргә дә, кешеләргә дә. Бернидән зарланмыйм, әлһәмдулилЛәәһ, без бик рәхәттә... Өйләр җылы, ризык бар, МХОдагы егетләребез генә җиңү белән тизрәк гаиләләренә исән-имин кайтсын. Дөньялар тынычланып, кешеләр рәхәттә яшәсен, әәмиин.

Кеше тыйнак икән, ул юаш, беркатлы дип бәя бирәләр. Тыйнаклык, оялу ул – тәрбиялелек билгесе. Иң башта Аллаһтан оялырга, куркырга кирәк. Оялмый икән кеше, теләсә нишли. Мәсәлән, кеше шигырен үзеңнеке, йә танышыңныкы дип күрсәтү – плагиатлык. Бу еш очрый. Мин союзда торган шагыйрә түгел, шигырьләр, җырлар язам, әмма оятсызлык белән очрашам. Җырымны бушка бирәм, җырчы шигырь авторын күрсәтми, яки шигырен дә үзенеке итеп таныйсы килә. Ватсапта кемгәдер шигырь язасың, ул башкага җибәрә, кайберсе шуны үзенеке итеп күрсәтә. Мин бит исән кеше, күрәм, мин нинди хисләр кичерәм, бу беркемне борчымый. Моны фәрештәләр язып бара, һәр нәрсәгә җавап тотасы, мин шуңа дәшми калам. 

Менә бу атнада больницаларда Казанда йөрергә туры килде. Врачлар түгел, ишек төбендәге сакчылар хәтәр кылана. Дорфа, тупаслар. Әйтерсең, дөнья кендеге алар кулында.

Автобуста барабыз: бер хатын янына безнең артта икенчесе килеп утыргач, сискәнеп киттем. Эчтә утырганының тупаслыгы бөтен салон кешеләрен шаккатырды. Соңыннан утырганының ялгыш күршесенә терсәге тиеп киткән икән. Анысы: «Убери свои локти, вонючая свинья», – дип кычкырып җибәргәнгә, минем кырыйдагы хатын чак егылып төшмәде. Сүз куешкан кебек икебез бергә торып бастык. Кулы тиеп киткәне, тәрбияле кеше, гафу үтенеп, артка китеп басты. Кондуктор яшь егет, шул вакыт елмаеп, телефонда утыра. Аңа әйттек, билгеле, кешеләргә булышырга, битараф булмаска кирәклекне. Һәрберебез кимсетелгән ханым урынына үзен куеп карасын. Безнең һәр сүзне, хәтта уйлаган уйларны белеп,  язып баручы фәрештәләр бар.

Русчалы-татарчалы, мең хаталы, теләсә нинди мәгънәле, үзе аңламаган жаргон сүзләр язып утыручылар бар. Алар шуның белән үзләре дә белмичә, гөнаһларын арттыра. Кешене рәнҗетү җиңел, тиз, әмма белергә кирәк: Аллаһ рәнҗетелүче белән Үзе арасына киртә куймам, ягъни рәнҗүен кабул итәрмен, дигән. Кеше рәнҗетүдән «Аллаһ Тәгалә сакласын» сүзен онытмыйк!

Бер ханым  концертта урын бирүчегә рәхмәтен язган. Шундый кызганыч күренеш белән ничә мәртәбә очрашканым бар: авылда кайберәүләр әле өеннән чыкмаган, соңга калган кешегә урын алып кала, алдан килгәнне утыртмый. Алдан, вакытында килгән кеше теләгән урынына утырырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) кая урын бар, шунда утырган, ялагайланырга кушмаган.

Авылда кеше әле табигыйрәк, мөлаемрәк, диниерәк, дип уйлаучылар дөрес фикер йөртми. Икейөзлеләр шәһәрдә дә, авылда да бар, яки дин нигезләрен өйрәнүче, өйрәнмәүчеләр икесендә дә җитәрлек. Күркәм, үрнәк холыклысы авылда да, шәһәрдә дә бар, яки киресенчә. Шәһәрдә мәчетләрдә яшьләрне күбрәк күреп була. Бу да иң сөенечле хәл.

Сөмбелә Абдуллина. Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев