Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кече Шырданның үз плотинасы бар

Кече Шырдан авылында кабат зур вакыйга – плотина ачылышы булды.

 

Бу көнне авыл халкы зарыгып көтте һәм менә җәйге матур көндә хыяллар чынга ашты.

– Авылдашлар да очраган саен кайчан плотина ачыла инде, дип сорый иде. Вакыты җитүгә дип әйтә килдем, – ди Асия Гобәйдуллина. – Ниһаять, сәгате сукты!


Әлеге тантаналы чарага шәһәребездән дә кунаклар кайт­кан иде. Барлык авыл халкын истәлекле көн белән Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Бызин котлады.

– Менә шушы арада гына әлеге авылга икенче тапкыр килүем һәм килгән саен Кече Шырданның матурлануын, үсүен күрәм. Алга таба да шулай дәвам итегез, барыгызны да котлыйм, – диде ул.


Плотина ачу тантанасында сулыкка балык үрчеме җибәрү өчен 10700 сумлык малеклар сатып алынган. Аларны Мари якларыннан Рәдиф Гайнетдинов белән Ленар Сафиуллин алып кайткан. Шулай итеп, алар плотина ачылышына да үз өлеш­ләрен кертте. Әлбәттә, иң беренче чиратта авыл халкына рәхмәт. Бу юлысы да бердәм булып әлеге максатка акча жыеп тапшырганнар. Гүзәл Минһаҗева әйтмешли, аларның күбесе кармакны кайсы яктан тотасын да белми, ә барыбер иҗтимагый эштә катнаша, авылны тагын да ямьләндерү өчен кесәдә булганын бирә, үзеннән өлеш кертә. Афәрин, кече шырданлылар!


Чыннан да авыл көннән-көн матурлана. Төрледән-төрле, яңадан-яңа сыннар да барлыкка килгән. Боларның барысы да «алтын куллы» Михаил Гришаев «җимешләре». Ул һәрбер персонажга үзенче җан өрә, кабатланмас образлар тудыра. Үз эшенең остасы булуы әллә кайдан күренеп тора.


Күркәм чара җыр-моң, уеннар белән үрелеп барды, чын авыл бәйрәменә әверелде. Халыкның активлыгы һәм бердәмлеге әллә кайдан күренеп тора. Уеннарда да бергәләшеп, күмәкләшеп катнашалар, җырлыйлар да, бәйрәм дә итә беләләр.


Кунакка Апанай мәчете каршында оешкан җәйге лагерьга йөрүче балалар да кайткан иде. Алар белән сөйләшү безне уйландырырга мәҗбүр итте, чөнки кечкенә генә балаларга: «Бу авыл сез яшәгән саладан матурракмы?» – дип сорау биргән идек. Алар исә: «Безнең үз авылыбыз матур!» – дип җавап кайтарды. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә, һәр кешегә үз авылы якын вә кадерле шул.


Ә Кече Шырдан авылы менә шулай көннән-көн яшәрсен һәм чәчәк атсын, туристлар агымы артсын, даны тагын да еракларга таралсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев