Кече Шырданда спорт мәйданы ачылды
Кече Шырданда ТР Рәисе гранты ярдәмендә спорт мәйданы төзелеше тәмамланыр алдыннан төзүчеләр җирдән ат дагасы табып алды. Бабаларыбыз, әтиләребез, әрвахларыбызның шушы матур эшкә хәер-догасы дими, ни дисең?!
Элеккеләр дә, бүгенгеләр дә күрә – юк, бетми авыл, әкренләп тернәкләнә, аякка баса. Узган шимбәдә файдалануга тапшырылган чираттагы объект та шуның турында сөйли – яшьләр, балалар өчен аеруча кирәк ул спорт корылмасы. Биредә волейбол, баскетбол яки футбол уйнау гына түгел, хәтта зур теннис белән дә шөгыльләнергә була. Әлегә авыл спортчылары арасында спорт уеннары оештырырга мөмкин, киләчәктә районкүләм чаралар да үткәреләчәк биредә. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар, шартлар тудырылган.
Зур бәйрәм – спорт мәйданы ачу тантанасына җыелган авылдашлар «Каюм Насыйри туган жирне торгызу» фонды директоры Асия Гобәйдуллинага олы рәхмәтен житкерде. Бу аларга гына түгел, киләчәк буынга да бүләк бит. Халык моны яхшы аңлый.
Гүзәл Минһаҗева.
Кече Шырдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев