Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кече Шырдан бәйгегә чакыра

Сукмакларым илтә үткәнгә

2025 елда киң татар җәмәгатьчелеге бөек мәгъ­рифәтчебез, якташыбыз Каюм Насыйриның 200 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Бу җәһәттән галимнең авылдашлары 2015 елдан бирле планлы эш алып бара.


Мәгърифәтче туган, перспективасыз авыллар исемлегенә кертелгән Кече Шырданда Каюм Насыйри белән бәйле объектлар яңартылып сафка баса: туган нигезендәге Насыйровлар коесы яңартылды, Каюм Насыйри акчасына төзелгән мәчет реставрацияләнеп халыкка файдалануга тапшырылды, галимнең замандашы 500 еллык талы булган чишмәләр яңартылды, авылга туристик маршрут эшләнде. Шушы көннәрдә генә авылда төзелгән плотина буена Каюм Насыйриның «Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре» исемле хезмәтендә сурәтләнгән, халкыбыз ислам динен кабул иткәнче ышанган мифик образларының сыннары агачтан кыеп куелды. Шүрәле, Су анасы, Бичура, Дию, Юха, Албасты, Кирәмәт һәм башкаларның агач скульптуралары урнаш­тырылгач, авылдашлар зур кышкы өмә оештырды – туристлар сукмагы салынды.


Чираттагы чара – Каюм Насыйриның 198 еллыгын зурлап бил­геләп үтү. Традиция буенча бу көнне «Каюм Насыйриның туган җирен торгызу» фонды Татар Конгрессының Башкарма комитеты белән берлектә республикакүләм бәйге оештыра. Ниндиләре генә үткәрелмәде инде – шигырь, мөнәҗәтләр, рәсем конкурслары. Узган ел видеороликлар бәйгесе узган булса, быел нәсер конкурсы игълан ителде. Теләгән бик күпләр бу мәртәбәле конкурста үз көчен сынап карый ала.


Бәйгедә катнашуның шарт­лары бик гади.

Әгәр сез­нең яшегез 18дән арт­кан һәм каләм тибрәтү сә­ләтегез, бәйгедә кат­нашып үз көчегезне сынап карау теләге бар икән, димәк, бу чара сезнең өчен! Нәрсә таләп ителә: К.Насыйри шәхесе, аның иҗаты, мирасы, туган ягы, туган авылына карата уй-хисләрне чагылдырган ике битлек нәсер иҗат итеп, оештыручыларга җи­бәрү. Тулырак нигезләмәсе белән «Туган авылым – Кече Шырдан» ВК төркемендә танышырга мөмкин. Барлык катнашу­чыларга электрон диплом җибәреләчәк. Соңыннан конкурста катнашучылар Каюм Насыйриның туган авылына бүләкләү танта­насына җыела.

Сез дә, як­таш­ларыбыз, үзегезне сынап карагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев