Казан волонтер-медиклары ветераннарга ярдәм итү өчен Яшел Үзән районына юл тотты
Быелгы кыш, сөбеханАллаһ диярлек. Зәмһәрир суыкларына да, карлы бураннарына да юмарт булды. Табигать матурлыгы күзне камаштырса да, өлкәннәр өчен бу кар өемнәре зур сынауга әверелде. Нәкъ менә шундый чакта ярдәмгә яшьләр килә.
Казан волонтер-медиклары ветераннарга ярдәм итү өчен Яшел Үзән районына юл тотты. Чара Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелде. Егет һәм кызлар берничә көн дәвамында «Игелек йорты»нда, Зөя утравында, Раифада булды. Шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Колпакова Нина Ивановнага ишегалдын кардан чистартырга ярдәм итте.

Нина Ивановна 1952 елда Яшел Үзән шәһәрендә туып үсә. 10нчы мәктәптә белем ала, аннары Казан медицина институтына укырга керә. Ул елларда яшь белгечләрне төрле төбәкләргә эшкә җибәрсәләр дә, ул туган шәһәрендә калу турында хыяллана. Һәм бу теләге чынга аша: гомер буе Яшел Үзән санитар-эпидемиология станциясендә хезмәт куя. Гомуми эш стажы – 28 ел. Үз эшен җиренә җиткереп башкарган белгеч балалар һәм үсмерләр сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертә. Кызганыч, инсульттан соң яраткан хезмәтеннән китеп, пенсиягә чыгарга мәҗбүр була.

– Үз эшемне үлеп яраттым. Шәһәребез дә күңелемә бик якын, чөнки бездә кешеләр ярдәмчел, ачык күңелле. Менә бүген дә мин беркемнән дә ярдәм сорамадым, ә яшьләр үзләре килеп булышты, – дип уртаклаша Нина Ивановна.
Район башлыгы киңәшчесе Денис Лулаков билгеләп үткәнчә, студентлар мондый игелекле эшләрне алга таба да дәвам итәргә ниятли. Чөнки, бергәләп эшләгәндә генә, җәмгыять тагын да җылырак, мәрхәмәтлерәк була.
Бу акция физик эш кенә түгел, ә яшьләрнең өлкән буынга карата ихтирамы һәм рәхмәте билгесе. Әйе, кайвакытта кечкенә генә эш тә зур шатлыкка әверелә ала.
Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин мәдәният йорты хезмәткәрләре белән Түбән Урысбагада яшәүче авылдашларына булышкан. Алар бергәләшеп өй алларын, сукмакларын көрәп, юлларын тәртипкә китергән.
.jpg)
«Гомерен балалар укытуга багышлаган, бүгенге көндә үзе генә көн күрүче Гөлсинә апа ярдәмебезгә чиксез шат иде. Мондый көннәрдә бер рәхмәт ишетү үзе ни тора!» – дип уртаклашты Хәйдәр Сибгатуллин.
Чынлап та, кар басып киткән капкасын ача алмый азапланучылар бу көннәрдә шактый. Өлкән яшьтәге, ялгыз яшәүче тирә-күршеләребезгә карата игътибарлы булсак иде. Изгелек кечкенә адымнан башлана. Ә бергәләшеп эшләгәндә ул зур көчкә әверелә.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев