Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Каратмәнлеләр Болгарда

Шушы көннәрдә генә каратмәнлеләр изге җиребез – Болгарга сәяхәт итеп кайтты.

Берәүгә дә сер түгел, авыл кешесенең читкә чыгарга гомумән вакыты юк, шул эш белән район үзәгенә барып кайтсаң гына. Җәен бигрәк тә, бакча сезоны, чүп, кош корт үстерү һәм башка мәшәкатьләр дигәндәй. Әйе, эшнең мәңге бетәсе юк инде аның, тирә-юнебездәге матурлыкны, байлыкны, тарихыбызны да күреп өлгерергә кирәк. Нәкъ менә шул максат белән Каратмән мәчете имам-хатыйбы Әхтәм хәзрәт Ибраһимов авылдашларын экскурсиягә алып барырга булган.

-Гомумән, авылыбыз гөрләп яши башлады, без бик канәгать, автобусын табып кына калмаган, хәтта барыбызның да туклану ягын да кайгыртып, ризыкларына кадәр әзерләгән. Без аңа бик тә рәхмәтле”, - ди каратмәнлеләр.

Афәрин, менә шулай, хезмәт белән рухи азык алуны да аралаштырып яшәргә кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев