Каратмәндә Рәгаиб кичәсе узды
Сүзем Карәтмән мәчетендә үткән Рәгаиб кичәсе турында.
Бу бәйрәмгә авыл халкы, күрше авыл кунаклары да килде. Яшел Үзәннән укытучы Резедәләр гаиләсе дә бар иде, алар һәм аның укучысы Илдар, аның дингә керткән өлеше турында җылы сүзләр әйтелде. Бәйрәм оешкан төстә, күңелле үтте.
Иң элек бу бәйрәм хакында, динебез турында Әхтәм хәзрәт Ибраһимов вәгазь сөйләде. Аннан ул быелгы эшләнгән эшләр, алдагы планнар турында аңлатып китте, сорауларга җавап бирде. Аеруча активларны билгеләп үтте...
Аннан Коръән укылды, мөнәҗәтләр көйләнде. Бигрәк тә шәкертебез Фидарис көйләгәнен ошаттык.
Авыл абыстае Нәзифә ханым, аксакал Гомәр абый укыган Коръән сүрәләрен бик яратып тыңладык. Әрвахларны искә алып, җәннәтләр теләдек. Аннан сугышлар тукталуын, алдагы киләчәк милади елның уңышлы, уңдырышлы ел булуын теләп, догалар кылынды.
Авыл халкы хәзрәткә, шәкертләргә бик рәхмәтле, чөнки нинди генә эшләр башкарылса да, алар башлап йөрүче.
МХОдагыларга токмач кискәндә дә, бәйрәмнәргә тәм-томнар җибәрүдә дә башлап йөреп, үзләре артыннан авылдашларын ияртәләр.
Бигрәк тә җитез, уңган Флера ханым, Суфия, Нәзифә, Фәйрүзә, Нурия, Рәзинә, Люцияләр, Розалия һ.б. катнашкан авыл хатын-кызларын мактап кына торырлык.
Сөмбелә Абдуллина. Бишнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев