Карашәм авылы мәдәният йортында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә 23 февраль — Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Всем защитники нужны, всем защитники важны» исемле танып-белү программасы узды.
Бу чараның максаты — үсеп килүче буынга кечкенәдән Ватанны яклауның мөһимлеген аңлату. Балалар үз иленең чын патриотлары булып үссеннәр, тынычлыкның кадерен белсеннәр өчен мондый очрашулар бик кирәк.
– Чарада катнашучылар Ватан сакчыларының батырлыгы турында күп яңа мәгълүмат белделәр, – дип яза Карашәм мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина.
Нет комментариев