Карашәмдә мәчет төзелүнең 20 еллыгын билгеләделәр
Әлеге түгәрәк дата уңаеннан дин әһелләре, кайткан кунаклар, җирле халык катнашында зур бәйрәм оештырылды.
Әйе, мәһабәт биналы мәчет калыкканга, аннан беренче азан тавышы яңгырый башлаганга нәкъ менә 20 ел вакыт үткән.
Мәчетнең кечкенә булса да юбилеен билгеләргә дип, Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, тирә-як авыл мәчетләренең имамнары, кунаклар, авыл халкы килгән иде.
Күркәм бәйрәмне Габделхәмит хәзрәт дога укудан башлап җибәрде. Шулай ук, Карашәм авылы халкын котлап: «Кадерле райондашлар, мөселман кардәшләребез, мәчет төзелүгә 20 ел тулу уңаеннан һәрбер мөэмин-мөселманны да ихластан тәбриклим. Барыгызга да гаилә бәхете, эшләрегездә уңышлар, иман байлыгы телим», – диде ул.
Мәчетнең тарихын, ничек итеп нигез салынуын, зур эшнең кемнәр ярдәме белән башланып китүен дә атап үттеләр. Чакырылган кунаклар бик матур котлау сүзләрен җиткерде, авыл хәзрәте Илшат Фатыйховка рәхмәт сүзләре яңгырады.
Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Биредә, шулай ук, догалар укылды, вәгазьләр сөйләнде. Килгән кунаклар өстәл артында тәмле сый-нигъмәтләрдән авыз итеп, казанда пешерелгән пылау, коймак белән сыйланды.
– Карашәм авылы мәчетенең юбилеен зурлап уздыручы якташларыма мин чиксез рәхмәтле, – дип белдерә җирлек башлыгы Гөлнара Семахина. – Шөкер, зур булмаган Карашәмдә имамыбыз бар. Җомга намазларына күп кеше җыелмаса да, бәйрәмнәрдә иман йорты тула. Илшат хәзрәт һәркемгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Мәчетебез авылның тирә-юнен карап торуга да зур өлеш кертә. Зиратта өмәләр оешкан төстә уза, сәдака акчасына үлән чапкыч, кабер казу өчен мотобур алынды. Хәзрәт эшләп йөрү сәбәпле, ул булмаганда Габделәхәт абый азанны әйтеп, халыкны намазга чакыра. Киләчәктә дә иман йортыбызда азан тавышы тынмасын, ишекләре гел ачык булсын иде.
Сүземне тәмамлап шуны әйтәсе килә, иман йортыннан халык өзелмәсен, көн дә азан яңгырап, дин кардәшләребезне намазга чакырып торсын иде, амин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев