Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карашәмдә «Авыл көне» узды

Шундый бәйрәмнәр уздырылса, авыл яши, сулый һәм яшәрә.

6 июль көнне туып үскән Карашәмебездә «Авыл көне» булып узды. Бәйрәмне алып барырга Казаннан махсус кунаклар Илфак Әгъләмов, жырчы Ландыш Баһави, биюче Эльмира Әсәдуллина белән ди-джей Искәндәр кайт­кан иде.


Бу бәйрәм Хәлиуллиннар гаиләсе ярдәме белән үткәрелде. Кызлары-кияүләре исеменнән, Хәмит абый белән Илһамия апага (фотода) бүләк итеп, гаилә корып яшәүләренә 45 ел булуы билгеләп үтелде. Алар бу көнне күп кенә авылдашларыннан, кайткан кунаклардан котлау сүзләрен кабул итте. Кызлары әти-әнисенә җырлар багышлады, оныклары Илназ гармун уйнады.


Бәйрәмне җырчылар берсеннән-берсе моңлы җырлары, эчтәлекле шигырьләре, биюләре, төрле кызык уеннар белән үрелдереп алып барды. Хәлиуллиннар гаиләсе исеменнән авылыбызның юбилярларын да котлап, бүләкләр тапшырдылар. Гармунга кушылып авыл көйләрен рәхәтләнеп җырладылар. Табада коймак чыжлады, самоварда чәй кайнап торды. Соңыннан, кайткан артистларны түгәрәк өстәл янында чәй белән сыйладылар. Алар безнең як табигатен, кешеләрен бик ошатып китте.
Кич белән яшьләр өчен шашлыклар пешереп, дискотека үткәрелде. Бик күңелле яллар булды, шөкер. Бу бәйрәмне оештыручы, катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.

Шундый бәйрәмнәр уздырылса, авыл яши, сулый һәм яшәрә. Озак күрешмәгән авылдашлар бер-берсен очрата, яшьлек елларына кайтып килә. Кабат шулай җыелып, кечкенә авылыбызны җанландырулар насыйп булсын!
 


Ләйсән Хәйбуллина.
Карашәм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев