Карашәм авылы халкы Авыл көнен бәйрәм итте
Карашәм авылы халкы һәм кунаклары елның иң көтеп алынган бәйрәмен – Авыл көнен билгеләп үтте. Авыл көне – ул һәрчак күңелле һәм шатлыклы тантана. Шул уңайдан, бар эшләрен читкә куеп, халык матур көйләр агылып торган бәйрәм мәйданына ашыкты. Ул инде бизәлгән, үзешчән артистлар үз чыгышларын көтә, күктә елмаеп кояш көлә.
Чарада, гадәттәгечә, авыл хәзрәте үз сүзен әйтеп, бәйрәмне башларга хәер-фатихасын бирде.Авыл көне ул Сабантуйны хәтерләтә, кемдер төрле уеннарда катнаша, кемдер баянга кушылып җырлый, бии, кыскасы – рәхәтләнеп күңел ача. Бәйрәмгә тирә-як авыллардан да туганнар, дуслар килгән, шәһәрдән кунаклар кайткан. Мәйдан кырмыска оясын хәтерләтә.Бәйрәмнең тантаналы өлешен Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина ачып җибәрде.

Бирегә килгән барлык авылдашларны, кайткан кунакларны чын күңелемнән әлеге матур, күркәм бәйрәм белән котлыйм. Аеруча да әлеге чараны оештыруга күп көч кертүчеләргә, шулай ук авылыбызның иң актив кешеләре – Илһамия белән Хәмит Хәлиуллиннар гаиләсенә авыл халкы исеменнән зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Җирлегебездә шушындый кешеләр булуы белән чын күңелдән горурланам. Җәй ул кызу хезмәт чоры, әмма ел фасылының иң матур вакытында, кышкы көннәрдә сагынып искә алырлык, ял да итеп алу кирәк. Киләсе елларда да матур бәйрәмнәрне бергә уздырырга язсын, исән-имин яшик, дөньялар тыныч булсын, – дип, матур теләкләрен җиткерде җирлек башлыгы.

Бәйрәм җылылык, күңеллелек рухы белән сугарылган иде. Гармун моңы тынып тормады. Кызыклы уеннар, җыр, бию, мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. һәркем үз күңелен үзе күреп, уеннарда да актив катнашты. Өлкәннәр, яшьләр читтә калмады. Ә мәйдан гөрли! Уеннар да үзенчәлекле, моңарчы бер кайда да уйналмаган, халык күзенә күренмәгән бик кызыклылары һәм үзенчәлеклеләре дә булды.
Ул гына да түгел, бәйрәм белән котларга танылган эстрада артисты Нурзадә дә кайткан иде Авыл көненә. Кемдер аның моңлы тавышына сокланып, хатирәләр диңгезендә йөзсә, кайберәүләр кушылып җырлады, моңланды. Танылган алып баручы Нәргиз Камалов бәйрәмгә җыелган халыкны көлдерде дә, уйландырды да – бер генә дә моңаерга урын калдырмады.

Карашәм авылы халкы тырышып эшли дә, рәхәтләнеп ялда илтә белә. Авыл көннәрен һәр авыл үткәрсен иде. Бу эшсезлектән, җырлар-биеп йөрисе килгәннән генә башкарылган эш түгел. Бу бетеп барган авылны саклау чарасы. Аның нәтиҗәсе күзгә күренсен өчен, туктамаска, тырышырга, авылда яшәүнең дәрәҗәсен арттырырга кирәк.
Афәрин, райондашлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев