Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карашәм авылы мәчетендә Корбан гаете: иман нуры һәм бердәмлек рухы

Быелгы Корбан бәйрәме Карашәм авылы мәчетендә таңнан ук башланды. Мәчеткә авыл халкы, күрше авыллардан килгән кунаклар җыелды.

Бәйрәм намазы бердәм һәм ихлас күңелдән итеп укылды. Мәчет имамының вәгазе Корбан гаетенең мәгънәсе — Аллаһыга якынаю, мохтаҗларга ярдәм итү, туганнарны хөрмәтләү хакында иде.

Намаздан соң карашәмлеләр бер-берсен изге көн белән котлап, саулык, тынычлык, бәрәкәт теләде. Һәр гаилә, үз мөмкинлегеннән чыгып, Аллаһы ризалыгы өчен корбан чалды. Чалган корбан ите «хәер» итеп мохтаҗларга, ятимнәргә, күрше-күләнгә өләшенде.

Бәйрәмнең рухи мохите бик матур, күтәренке булды. Авылның мәдәният йорты коллективы да бу изге көнгә үз өлешен кертте. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина барлык бәйрәмчеләргә ихлас котлаулар һәм матур теләкләр җиткерде:

«Кадерле авылдашлар, дуслар! Йөзләрегездән иман нуры, өйләрегездән бәрәкәт һәм тынычлык китмәсен. Кылган догаларыгыз, чалган корбаннарыгыз кабул булсын!»

Быелгы Корбан гаете Карашәм авылы тарихында иң якты, иң рухи, иң бердәм бәйрәмнәрнең берсе булып истә калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев