Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карагуҗа авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан бик матур очрашу үткәргәннәр

«Әлеге кичәдә совхоз елларында бергә эшләгән Карагуҗа һәм Күлбаш апалары сагынышып күреште»

- Әлеге кичәдә совхоз елларында бергә эшләгән Карагуҗа һәм Күлбаш апалары сагынышып күреште. Инде традициягә әйләнгән очрашуда авылдашларны котлап Салават ьыр театры да чыгыш ясады, авылыбыз үзешчәннәре Илфат Шәехов уйнаган гармун моңнарына кушылып җырлады, очып-очып биеде. Әлеге чараны оештырып, бөтен авыл кешеләрен матур бәйрәмнәр белән сыйлап торучы мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә апага рәхмәт әйтми мөмкин түгел! Тотынган эшен җиренә җиткереп эшләүче, һәр авыл кешесен якын күрүче ул. Кемнең генә ишеген шакып керсә дә, хөрмәт һәм якты йөз аның өчен. Янына җыеп алган коллективны да бердәм итеп тота ала Ул!

Беренче рәхмәт Миләүшә апага булса, икенчесе әлбәттә инде Карагуҗа авылы егетләренә! Нинди генә йомыш белән барсак та, беркайчан да юк дими алар! Исән-сау гына булыгыз, егетләр. Шулай ук, бу бәйрәмгә матди ярдәм ясаган Замалеев Нәгыйм абыйга, Шагимарданов Айдар Равил улына, «Ипле» икмәк комбинатына, активист кызларга һәм әлбәттә инде күчтәнәчләр күтәреп килгән кунак апаларыбызга зур рәхмәт!

Гомумән, авылдашлар белән дус-тату булып, бердәм булып шундый матур бәйрәмнәрдә генә очрашып торыйк! Бәйрәм белән, хөрмәтле өлкән буын авылдашларыбыз, – дип матур теләкләрен җиткерде Олы Карагуҗа авылы китапханәчесе Эльза Кучкарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев