Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Изгелек җирдә ятмый

Газета саен Норлат дип уйлый күрмәгез, хөрмәтле укучыларыбыз.

Гел изге гамәлләр генә башкаручыларны күрә һәм белә торып, язмыйча булдыра алмыйбыз. Әлбәттә, андыйлар барчабызга да үрнәк булып тора.

Юмарт кешеләр булышлыгы белән Норлат авылының «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы волонтерларына 3 тегү машинасы алынган. Тагын берсен авылның оста тегүчесе Йосыпова Гөлсинә апага солдат әтисе Фәрит Зыятдинов бүләк иткән.

⚡

⚡Безгә ярдәмгә Бәчек авылы «Ак калфак» кызлары килде. Алар да маскировка челтәрләрен ясарга, носилкалар тегәргә өйрәнде. Ике авыл уңганнары 26 маскировка челтәре, 13 носилка тегеп өлгертте. Эш беткәч бергәләшеп чәй эчтек. Чәй табынына авылдашыбыз Розалия Гыйсмәтуллина ике бәлеш пешереп китерде, рәхмәт яусын. Гомумән, шундый ярдәмчеләребез булганда, без тагын да канатланып, тырышып солдатларыбызга булышуыбызны дәвам итәбез, – дип сөйли авылның активисты Роза Ягудина.
 

Җәй кылны кырыкка ярыр чак бит инде ул. Бу гүзәл ханымнарның өйләрендә дә эш чиктән ашкан. Шулай булса да, алар махсус хәрби операциядә булучы егетләребезгә ярдәм итәргә вакыт таба. Мең рәхмәт сезгә!🙏

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев