Юынчы фельдшер-акушерлык пунктында халыкны диспансерлаштыру эшен дәвам итәләр.
Юынчы ФАПы Зеленодольск үзәк район хастаханәсенең иң ерак пунктларының берсе.
Авыл халкы Норлат участок хастаханәсенә беркетелгән һәм анда диспансеризация уза.
Моның өчен "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" Федераль проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне махсус транспортта хастаханәгә алып киләләр, анда алар тиешле тикшерүне уза.
‼️Исегезгә төшерәбез, диспансерлаштыру - медицина тикшерүен һәм өстәмә тикшерү ысулларын үз эченә алган профилактик чаралар комплексы. Төп максат - кеше сәламәтлегенең гомуми халәтен бәяләү, шулай ук иң иртә этапта булган авыруларны ачыклау һәм аларны профилактикалау өчен чаралар күрү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев