Юынчы авылы яшьләре футбол турнирында катнашкан
Россия көне уңаеннан Юынчының ике футбол командасы күрше республика Чувашиягә турнирга барып кайткан.
– 6 команда арасында уйнадык. Көндәшләр көчле иде, шулай да бирешмәдек. Без, гомумән, күршеләр белән дус, тату, бердәм булып яшибез. Юынчыда да турнир оештырыга исәп бар әле, төгәл көнен генә билгелисе бар. Эх, авылда үзебезнең бер футбол мәйданчыгы булса, ничек шат булыр идек. Өч команда җыярлык егетләребез бар, җәен бигрәк тә яшьләр арта. Каникул көннәрен менә шулай спорт белән дус булып, файдалы уздырабыз, – дип хәбәр итә Әсхәт Садыйков.
Фото: Әсхәт Садыйков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев