Илебез имин, гаиләбез нык булсын
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Нык, тату, бәхетле гаилә кору турында кем генә хыялланмый икән?! Гаиләнең төп кыйммәте булган мәхәббәт һәм тугрылык бар борчу-мәшәкатьләрне җиңәргә, горур булып алга атларга, максатларны тормышка ашырырга көч һәм дәрт бирә. Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә булган яратуын, җылы мөнәсәбәтен, үзара килешеп яшәвен чагылдырган әлеге бәйрәм уңаеннан юлыбыз Бәчеккә илтте. Әхмәдуллиннар авылда яшь гаиләләрнең берсе.
Гөлия Олы Ачасыр кызы. Күп кызлар кебек, чын бәхетемне таптым дип, ашкынып кияүгә чыга ул. Тик бәхетле тормышлары гына озын гомерле булмый. Ике еллап яшәгәч, юллары аерыла. Бүген инде улына 18 яшь. Озак вакыт үтми, Бәчеккә су коенырга баргач, булачак тормыш иптәшен – Рәдифне очрата.
Мин авылны яраттым, шәһәрдә яшәгәндә дә гел кайтасым килде. Һәм, соңрак булса да, җаныма тынычлык бирә торган үз урынымны таптым. Рәдиф миннән 17 яшькә олы, әмма бер-беребезне аңлап яшәргә бу саннар гына киртә була алмый. Шөкер, 16 ел бергә. Уртак балаларыбызны – ул һәм кызыбызны үстерәбез. Олы улымны да үзенеке кебек ярата. Өч балабыз – яшәү мәгънәсе. Алар бәхетле булсын дип эшлибез, тырышып яшибез, – ди Гөлия.
Авыл җирендә, алма пеш, авызга төш, дип кенә гомер итеп булмавы берәүгә дә сер түгел. Җитеш тормышта көн күрим дисәң, иртәңне кояш чыкканчы ук башларга туры килә. Әхмәдуллиннар авылда иң күп мал-туар асраучы гаиләләрнең берсе дә әле. Бүгенге көндә 9 баш мөгезле эре терлекләре бар, шуларның өчесе – сыер.
– Миңа инде туганнарым да әйтә, үскәндә дә мал-туар күп иде, хәзер дә. Туймыйсыңмы соң, диләр. Юк, кайберәүләр гаҗәпләнер, тик мин аларны карарга яратам. Әлбәттә, гаилә өчен файдасы зур, хезмәте авыр булса да. Итен алырга үз клиентларыбыз бар. Сөтне Ульян эшмәкәренә тапшырабыз, бүгенге көндә литры 27 сум. Авыл халкы да ала, җәен бакчачылар бик теләп сорый, 3 литры 200 сум тора. Терлек азыгын әзерләү ирем өстендә. Печәнне үзебез җыябыз, тракторыбыз бар. Рулонга төрергә ярдәм итәләр. Икмәкне сатып алабыз, – дип сөйләвен дәвам итә Гөлия.
Гөлия 13 ел авыру каенанасын тәрбияли. Күршеләренә иренең бертуганы кайтып йорт салгач, әнисен үзләренә алып чыга. Шулай итеп, 2023 елда аңа фельдшер ярдәмчесе эшен тәкъдим итәләр. Ул, исә, бик теләп ризалаша. Гөлияне дә без эш урынында – ФАПта очраттык. Ул бирегә килүчеләрнең кан басымын үлчи, ЭКГ төшерергә ярдәм итә һәм башка вазифаларны башкара.
Аз сүзле, сабыр Гөлиянең ире белән дә якыннан танышасы килде. Рәдиф Урысбагада шәхси фермада атлар карый икән.
– Гөлиямә рәхмәтлемен, ике бала бүләк итте ул миңа. Хатын яшь булгач, мин дә гел яшь, хәрәкәттә булырга тырышам. Хәер, авылда башкача яшәү мөмкин дә түгел. Иртәнге дүрттә торасың, ничәдә ятканыңны да белмисең. Шулай да, тиз генә эшләремне төгәлләгәч, балыкка барырга тырышам. Миңа балык җене яшьтән кагылган, 7нче сыйныфны бетергән улым да минем белән йөри. Кечкенәләрен шунда ук җибәрәм, өйгә зурларын гына алып кайтам. Гәрчә үзебез балык ашамыйбыз, туганнарга бирәбез. Бу шөгыль күңелемә тынычлык, рәхәтлек бирә. Якыннарым мине кайдан эзләргә белә, буш вакытым булуга су буена ашыгам, – дип сөйли Рәдиф.
Менә шулай, Әхмәдуллиннар җир җимертеп эшли, рәхәтләнеп ял да итә белә.

Олы уллары Казан энергетика көллиятенең 2нче курсын тәмамлаган, уртанчылары көзен 8нче сыйныфка барса, төпчек кызлары, бердәнбер бала булып, Урысбага мәктәбенә тәүге адымнарын атларга әзерләнә. Ишле гаилә туганнары, дуслары белән бердәм булып, театр-концертларга йөреп, бәйрәмнәрне генә түгел, зур эшләрне дә бергә өмә ясап яши. Гаилә нигезен нык саклап, туганлык җепләрен өзми гомер итүләре белән дә күпләргә үрнәк алар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан язмабыз геройларына гына түгел, ә районыбыздагы һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Илләр имин, гаиләләр нык булсын!
<iframe src="https://vk.com/video_ext.php?oid=-34307935&id=456244944&hash=8c5b7be4ffc0a092" width="640" height="360" frameborder="0" allowfullscreen="1" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture"></iframe>
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев