Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ифтар – саваплы мәҗлес

Изге Рамазан ае бара һәм мәчетләрдә, өйләрдә ифтар ашлары уздырыла. Хәзер халык мул тормышта яши һәм шуңа шөкер итеп, ураза тотучыларны (тотмаучыларны да) авыз ачтырып – сыйларга тырыша.

Чөнки ифтар мәҗлесенең әҗере бик зур. Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: «Бу айда кеше ураза тотучыны сыйлый икән, аның гөнаһлары гафу ителә. Аңа ураза тотучыныкы кадәр үк савап бирелә. Бу савап, ураза тотучыга, хәтта бер хөрмә, бары тик әз генә су яки сөт бирүчегә дә фарыз», – дигән.
Олы Ачасырда ел саен Рамазан аеның беренче ифтар мәҗлесен җиңел кулдан Тәскирә һәм Рафаэль Шәйхуллиннар уздыра. Әлеге ашта, әлбәттә инде Алиябез Гаязова турыдан-туры катнашып, видеоязмасын газетабыз ның социаль челтәрләренә дә куйган идек. Күр гәнсездер, ә инде күр мәгәннәр булса, телефоннарыгызны биредәге QR-кодка көйләп, кереп карый аласыз.
Хәзер шәһәр мәчетләрендә генә түгел, авылларда да ифтар ашларын уздыру өчен чират торалар, фәлән көнне мин авыз ачтырам дип, алдан ук язылып куялар. Бу бик теләп тә, сәламәтлекләре булмау сәбәпле, уразага керә алмаучылар өчен изге айда бик зур савап лы эш башкару.
Тоткан уразалар, уздырган ифтарлар кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев