Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзәннең Түбән Урысбага авылында балык тоту бәйгесе узды

- Көне дә аяз, кояшлы, балык тотар өчен бик шәп. Бәйгедә барлыгы 30га якын кеше катнашты. Барысына да зур рәхмәтләремне җиткерәм, – дип сөйли җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.

Беренче булып балыкны Урысбага авылы егете Фәнис Зиннәтуллин эләктерә. Ә иң зур балык Таһир Хәбибуллинда. Балык тоту бәйгесенә парлап килүчеләр дә бар, алар Татар Танаеннан Алмаз һәм Ралинә Камалиевлар.

Балыкны олылар гына тота дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Иң кечкенә балык тотучы Ислам Гатауллиннга 9 яшь. Елдагыча, лотореядә уйнаталар бәйгедә һәм бәхет Түбән Урысбага егете Рәсил Хәйруллинга елмая.

Район башлыгы исеменнән халыкны Николай БЫЗИН котлады:

- Хөрмәтле райондашлар, район җитәкчесе Михаил Афанасьев исеменнән сезгә күп сәлам һәм бәйгегездә уңышлар телим. Яраткан шөгелегез һәрчак сезгә ләззәт китерсен

Мондый бәйрәмнәр чыннан да бик кирәк, чөнки эш белән яшәгән авыл тормышына бераз булса да төрлелек кертеп җибәрсәң, яшәүләре күпкә күңеллерәк. Биредә катнашучы һәркем өенә күтәренке кәеф белән кайткандыр, мөгаен. Хикмәт бит балык тотуда түгел, ә шулай бергә җыелышып вакытны күңелле уздыруда! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев