Изге рамазан мөселман халкы өчен башка айлардан аерылып тора торган иң кадерле ай. Шушы айда ифтар ашлары уздыру матур, күркәм гадәткә кереп бара.
2 март көнне Олы Яке авылы мәчетендә зурлап ифтар ашы уздырылды.
– Ифтарда 60ка якын кеше катнашты. Барлык булышучы кызларга, егетләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһ Тәгалә барыбызны да рәхим-шәфкатеннән аермасын. Изге айда гына түгел, ел буе бер-беребезне хөрмәт итеп яшик. Аннан, элеккеге мәчетнең макетын ясаттырган идек. Һәм шуны гаиләбез исеменнән бүләк иттем. Бездән соң килгән буын элеккеге иман йортының ничек булуын күрсен, тарих онытылмасын, максатыбыз шул. Ә авыз ачтыру чарасы бик күркәм булып узды. Аллаһ Тәгалә кабул кылсын, – дип сөйли Лилия Әхмәтшакирова.
Нет комментариев