Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзәннең Олы Ачасыр авылында Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль чара узды

Олы Ачасыр мәдәният йортында мәгърифәтче галим, язучы, этнограф, якташыбыз Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.

Бу чарада мәдәният йорты, укучылар, укытучылар, китапханә һәм музей хезмәткәрләре катнашты. Галимнең телебезне үстерүгә зур өлеш керткән хезмәтләре, тәрбияви китаплары, мәгърифәтчелек алымы белән иҗат ителгән әсәрләре турында чыгышлар тыңланды. Укучылар "Әбугалисина" әсәре буенча сәхнәләштерелгән өзек күрсәтте. Кичә җыр-бию белән үрелеп барды.

Исеме бөтен дөньяга танылган якташыбыз белән чиксез горурланабыз, дип яза Олы Ачасыр мәдәният йортының телеграм каналы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев