Яшел Үзәннең Акъегет авылында «Без наркотикларга каршы» дип исемләнгән чара оештырганнар
Акъегет мәдәният хезмәткәрләре, Акъегет белем бирү мәктәбендә югары сыйныф укучылары белән наркоманиягә каршы «Без наркотикларга каршы» дип исемләнгән әңгәмә үткәргәннәр.
- Бүген Россия җәмгыяте алдында торган күп кенә проблемалар арасында наркомания проблемасы, ил халкының сәламәтлегенә һәм милли иминлеккә глобаль куркыныч буларак, беренче урыннарны алып тора. Яшьләр арасында наркотиклар куллану аеруча зарарлы. Җәмгыятьнең бүгенгесе дә, киләчәге дә зарарлана. Күргәзмәдә наркомания проблемасына багышланган китаплар, брошюралар, журналлардан мәкаләләр бар. Анда тәкъдим ителгән китаплар наркотикларның кеше организмына зарарлы йогынтысы, "вәсвәсәдән" ничек сакланырга һәм үз хезмәтеңне, ял итүеңне, туклануыңны ничек дөрес оештырырга, сәламәтлекне кадерләргә, сакларга һәм ныгытырга өйрәнергә кирәклеге турында сөйләнә, – дип яза мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев