Яшел Үзәннең Әйшә гимназиясендә Муса Җәлилне искә алдылар
15 нче февраль – Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилне искә алу көне.
Бүген Әйшә гимназиясендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар халкының батыр улы, дөнья аренасына чыккан патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне искә алынды. Чараны гимназиябезнең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Эльвира Бачкова оештырды. Ул башлангыч сыйныф укучыларына шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләсә, ә югары сыйныф укучылары аның патриотик рухта иҗат иткән әсәрләрен сәхнәдән яңгыратты. Урта сыйныфлардагы укучылар герой шагыйрьгә атап төшерелгән документаль фильм белән танышты. Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Без аның исемен йөрәкләребездә мәңге сакларбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев