Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районының Тау Иле авылында ФАП ремонтлана

Эшчеләр стеналарны гипсокартон белән тышлый, идәннәрне, түшәмнәрне һәм торбаларны буяп куялар.

Иске тәрәзәләрне заманча пластик тәрәзәләргә алыштыралар.
Бүлмә һәм керү ишекләре урнаштырылган.
Бина эчтән дә, тыштан да үзгәрә. ФАП территориясен профнастилдан койма саклаячак.

- ФАПта канализация җиһазландырылды, - дип сөйли фельдшер-акушерлык пункты мөдире Венера Гайнуллина. - Тиздән су җылыткыч бирәчәкләр.

ФАП Тау Иле һәм Татар Исламы авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә - Татар Исламында - 120 кеше, шул исәптән алты бала исәпләнә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев