Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йолабыз. Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәтә.
Атлар иярләдеңме?
Тайлар йөгәнләдеңме?
Сабан туе җитте дип,
Бүләк әзерләдеңме?
- 30 май көнне күркәм йола – сөлге җыюны оештырдык. Гармуннарда уйнап, җырлап-биеп, күңелле итеп җыеп йөрдек, – дип яза Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.
Идел суы тирәндер,
Сай җирләре билдәндер.
Җырлап тору бездәндер,
Бүләк бирү сездәндер.
Нет комментариев