Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы Олы Яке җирлегендә «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән хәйрия концерты узган

Үзебезнең Олы Күлбаш, Олы Яке мәдәният йорты һәм Арча районы Ташкичү, Иске Ашыт мәдәният йортлары тарафыннан күмәкләшеп башкарган әлеге чарагың максаты бер иде.

- Махсус хәрби операциядә катнашучы, безнең ярдәмгә мохтаҗ егетләргә кулдан килгәнчә булышлык итү. Аллага шөкер, олы йөрәкле, киң күңелле профессионал артистларыбыз да кушылды безгә! Бер шалтыратудан: «Әлбәттә кайтабыз» - дип җавап биргән, татар эстрадасының иң мөлаеп, бәрхет тавышлы йолдызы Диләрә Илалетдинова, тормыш иптәше белән берлектә, әлеге кичтә нур өстенә нур булып балкыдылар! Бар яктан да килгән, сөйли дә, бии дә, җырлый да белә торган Айгөл Хафизова да әлеге кичнең күрке булып торды.

Барыбызга да таныш булган җырларны тамашачылар да кушылып җырлады. Рәхәт һәм файдалы кич булды бу!

Әлеге чарага юл ярып, максатларына ирешеп, изге эшләр башкарып йөрүче Гөлфия ханым белән Тәнзилә ханыма Раббым ярдәмен бирсен! Тырыш, булган ханымнарга Аллаһның рәхмәте булсын!

Бергә булсак кына көчле,
Беркем җиңмәс төсле!
Бердәм яшик җирдә,

Уйлан син кеше! – дигән җыр сүзләре килә башка. Кызганычка каршы, аңлашылмаучанлыклар һәм тиле көнләшүләр аркасында бердәмлеккә ирешү бик авыр бүгенге көндә! Ә бит күпме матур, үрнәк эшләр, изге гамәлләр кылып була, бердәм булганда, – дип яза Олы Карагуҗа авылы җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев