Яшел Үзән районы Олы Яке авылында бик файдалы нарат күркәсе җыя башлаганнар
Олы Яке авылында яшәүче Лилия Әхмәтшакирова бер генә дә тик тормый. Әле бу көннәрдә генә нарат күркәсе җыеп кайнатма да ясап куйган.
– Дуслар! Нарат күркәсе җыярга өлгердегезме әле? Без җыйдык.
Борынгы заманнардан ук нарат күркәсе төрле авыруларны дәвалау өчен киң кулланылган. Табигатьнең әлеге нигъмәтеннән бик файдалы һәм үзенчәлекле кайнатма ясап була. Кайнатма бик күп авырулардан: салкын тигәндә, ютәлдән, бронхиттан, ангинадан бик файдалы. Шулай да чамасын белеп кулланырга кирәк, көнгә 2-3 кашык, – дип сөйли Лилия үзе.
Фото: Лилия Әхмәтшакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев